8 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә халык - ара хатын кызлар көне уңаеннан татар халкының онытылып барган көнкүреш йоласы “Орчык өмәсе” үткәрелде. Кичә башында халкыбызның милли йолалары, гореф- гадәтләре турында сөйләнде. Кичәдә халкыбызның милли уеннары “Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш”,”Орчык тәгәрәтеш”,”Түгәрәк” һәм башка уеннар уйналды. Элеккеге җырларны җырлап кул эшләре эшләнде. Кичә ахырында халкыбызның милли ризыклары белән бергәләп чәй эчелде.