8-Март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көнендә безнең Максабаш башлангыч мәктәбендә зур бәйрәм оештырылды. Ярышта ӘНИЛӘР һәм КЫЗЛАР командалары ярышты. Ярыш бик тә күңелле булды. Тамашачыларның көчле кул чабулары ярышучыларга көч биреп торды. Безнең мәктәптә укучы кызлар конкурсларның барлык төрләрен яхшы үтәп, җиңеп чыктылар. Булдырдыгыз, кызлар! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә!