7 март көнне Теләче урта мәктәбе район буенча оешмалар арасында үткән Кышкы спартакиадада катнашты.

2015 елның 10 марты, сишәмбе
7 март көнне Теләче урта мәктәбе район буенча оешмалар арасында үткән Кышкы спартакиадада  катнашты. Кышкы спартакиада ярышларында укытучылар зур уңышларга ирештеләр һәм 1 урынны яуладылар. Команда капитаны физкультура укытучысы Хәкимов Р.Р.чаңгы ярышларында 1 урынны яулап җиңүче булды. Физкультура укытучысы Салихова З.Х.  чаңгы ярышында һәм бадминтон буенча 1 урынны, армспорт буенча 2 урынны яулады. Рус теле укытучысы Нуртдинова Е.Я. винтовкадан ату буенча шулай ук 2 урынны алды.Башлангыч сыйныф укытучысы Алимова Л.Ф. армспорт буенча 2 урынга чыкты.Инглиз теле укытучысы Алексеева Л.Г. шахмат буенча ярышларда беренчелекне алды. Рус теле укытучысы Газизова Р.Д. һәм ОБЖ укытучысы Гатиятов Р.Р. чангы ярышында өченче, Бочкарева Л.Ф. икенче булып килделәр.  Уңышларыгыз белән котлыйбыз. Молодцы!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International