7 нче март көнне һәр елны традицион рәвештә үткәрелүче кышкы спартакиада үтте. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Ярышлар “ Батыр” спорткомплексында, Теләче урта мәктәбенең спортзалында, хоккей мәйданчыгында, тирда, район чаңгы юлында оештырылды. Барлык төр спорт ярышында төрле оешмадан килгән командалар үзара көч сынашты.Безнең мәктәп коллективы да читтә калмады, спорт ярышларында бик теләп , бик актив катнашты.Волейбол командасы”Лесной” кабат 1 нче урын яулады. Ярышта катнашкан егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз.Молодцы, егетләр, без сезнең белән горурланабыз!