8 - Март- язның тәүге бәйрәме. Халыкара хатын-кызлар көне дип йөртсәк тә, бу датаны без лаеклы рәвештә Әниләр көне дип атыйбыз.

2015 елның 10 марты, сишәмбе

   8 - Март- язның тәүге бәйрәме. Халыкара хатын-кызлар көне дип йөртсәк тә, бу датаны без лаеклы рәвештә Әниләр көне дип атыйбыз. Нәкъ менә шушы көнне без үзебезнең хатын-кызларыбызны котларга ашыгабыз. Максабаш балалар бакчасында бу бәйрәмне бик матур итеп, 7 – март көнне уздырдылар. Әниләр һәм әбиләр чакырылган бу бәйрәм кичәсендә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Бәйрәм бик күңелле узды һәм чәй табыны артында тәмамланды. Әниләр күркәм  чәй табыны әзерләп, балаларны сыйладылар. Бик зур рәхмәт аларга! Бәйрәмнәр котлы булсын, хөрмәтле кызларыбыз, кадерле Әниләребез, хөрмәтле тәрбиячеләребез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International