8 март көнне Олы Мишә мәдәният йортында “Халыкара хатын-кызлар” көненә багышланган “Зур бәйрәм кичәсе” үткәрелде. Бу кичәдә әбиләргә, әниләргә, кызларга багышланган иде. Алар өчен җырларның иң матуры, биюләрнең иң дәртлеләре куелды.
Кичә тамалангач та халык кайтып китәргә ашыкмады. Йөзләрендә елмаю, күңелләрендә җырланылган җырлар әле хаман да яңгырый иде.