9 март көнне Максабаш мәдәният йортында "Ягез әле кызлар, киленнәр"дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә югары классларда укучы кызлар белән, инде ике-өч бала тәрбияләп үстерүче киленнәр көч сынашты. Кызларыбыз, киленнәребез бик җитезләр дә, тапкырлар да иде.