Март ае безгә беренче яз бәйрәмен – Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Мартны алып килә.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Март  ае  безгә беренче  яз  бәйрәмен – Халыкара  хатын-кызлар  көне - 8 Мартны   алып  килә. Бәйрәм  уңаеннан  Олы  Саурыш  башлангыч  мәктәбендә  “Ягез әле, әниләр!” дигән кичә үткәрелде. Әниләр  ике командага  бүленделәр  һәм  үзләренең  һөнәрләрен  күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, мода   күрсәттеләр, салат әзерләделәр, күзне  бәйләп  бәрәңге җыйдылар, сикергеч  белән  сикерделәр. Әниләр, кызлар  адресына  бик  күп  җылы  сүзләр  әйтелде. Укучылар  үз  куллары  белән  әзерләгән  бүләкләрен тапшырдылар. Нәтиҗәдә  “Дуслык” җиңде. Кичә  чәй  эчү  белән  тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International