Бөек җиңүнен 70 еллыгын каршылау максатыннан Балалар иҗат үзәгенең “Лоскутное шитье” (җитәкчесе Касимова Л.Ә.) түгәрәгенә йорүче укучылар төрле чараларда актив катнашалар. Дәрес башланыр алдыннан укучылар белән сугыш хәтирәләрен яңарталар. Алар үзләлеренең әби-бабалары турында бик теләп сөйлиләр, шигырләр укыйлар, видео язмалар карыйлар. 8 март бәйрәме алдыннан укучыларга сугыш чоры балалары, авылдашларыбыз турында cөйләнде, презентация күрсәтелде. Хәзерге вакытта укучылар ветераннарга, тыловикларга кул эшләнмәләре әзерлиләр.