11 март көнне Югары Кибәхуҗа авылында гөмер итүче Хисматова Фәхимә Шайхетдин кызына 90 яшь тулды.

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
11 март  көнне   Югары Кибәхуҗа авылында гөмер итүче Хисматова Фәхимә Шайхетдин кызына 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга Югары Кибәхужа  авыл җирлеге башлыгы  Махмутов Фәрит Равилович, ветераннар Советы рәисе Маннанов Рәхимжан Ибрагимович, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе коллективы килгән иде. Фәхимә апага  Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның котлавын җиткерделәр. Бөек Ватан сугышының  70 еллыгы уңаеннан медален, чәчәк бәйләме һәм истәлекле буләк тапшырдылар. Тыл һәм хезмәт ветераны Фәхимә апа үз гөмерендә  күпне күргән. Сугыш вакытында окоп казыган,   урман кисәргә җибәргәннәр. 1945 елны урта мәктәпне тәмамлый. Кече Нырсы авылында укытучы булып эшли башлый.  1947 елда Хисматов Рәхимгә кияүгә чыга. Тормыш иптәше сугышта катнашкан. Аның белән бергә 5 бала тәрбияләп үстерәләр.  30 ел буе Югары Кибәхуҗа мәктәбендә башлангыч класста укытучы булып эшли. 89 яшенә кадәр газеталар, журналлар укый, тәрәзә төбендә  матур гөлләр, өй түрендә матур чәчәкләр үстерә. Бугенге көндә  кызы Рәмзия тәрбиясендә,  кадер хөрмәттә яши. 3 кызы исән, 10 оныгы,  13 оныкчыгы бар. Без аңа бик яхшы сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International