11 март көнне Олы Мәтәске авыл клубы директоры, мәктәп укучылары, китапханәче белән берлектә Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераннарының хәлләрен белеп аларның чыгышларын тыңладык. Алар безгә сугыш вакытындагы авыр балачак еллары турында сөйләделәр.
Хәзерге тыныч ,матур тормышыбыз белән без бары тик аларга гына бурычлы.