Рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Ю.Бондаревның “Кайнар кар” романы буенча китап укучылар конференциясе үтте. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Укучылар Ю.Бондаревның тормыш юлына кыскача күзәтү ясадылар, романның язылу тарихына һәм ни өчен шулай аталуына тукталдылар,романда сурәтләнгән вакыйгаларны бәян иттеләр.
“Кайнар кар” фильмыннан эпизодлар, әсәрдән өзекләр укучыларга романдагы вакыйгаларны күзалларга ярдәм итте. Чараны 8-9 сыйныф укучылары белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова И.М. үткәрде.