Февраль ае дәвамында Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрүче 5-6 яшьлек балалар арасында “Я – за мир за дорогах” исемле рәсем конкурсы уздырылды.
2015 елның 13 марты, җомга
Февраль ае дәвамында Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрүче 5-6 яшьлек балалар арасында “Я – за мир за дорогах” исемле рәсем конкурсы уздырылды. Лесной балалар бакчасына йөрүче балалар да тәрбияче җитәкчелегендә бу конкурста бик теләп катнаштылар. Бер-берсеннән уздырып бик матур рәсемнәр ясады балалар. 10 нчы март көнне “Я – за мир на дорогах!” конкурсына нәтиҗә ясадылар. Лесной балалар бакчасыннан Сагдиев Тәлгат 5 яшьлек балалар арасында III урынга ия булды, аңа диплом һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз!