Тиздән күңелләргә иң якын, кадерле бәйрәмнәрнең берсе 9 май бәйрәме якынлаша.

2015 елның 13 марты, җомга
Тиздән күңелләргә иң якын, кадерле бәйрәмнәрнең берсе 9 май бәйрәме якынлаша. Быел бу бәйрәм аеруча үзенчәлекле.  Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә " Сугыш турында укылган китап - Җиңү көненә синнән зур бүләк" дип исемләнгән акция игълан ителде. Акциянең төп максаты булып сугыш турындагы-патриотик әдәбиятка укучыларда кызыксыну уяту, аларның тарихи үткәнебез белән кызыксынуын үстерү, үз Ватаны, туган якның каһарман шәхесләрен, тынычлык хакына корбан булган якташларын белү һәм хөрмәт белән искә алу бурычын күңелләренә сеңдерү тора.  Акция кысаларында төрле чаралар үткәрү дә күздә тотыла: шигырь  һәм рәсем конкурслары, укылган китаплар буенча күзәтүләр, фикер алышулар, сугыш темасын чагылдырган әдәби китаплар күргәзмәсе һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International