12 март көнне Олы Нырсы мәктәбендә педагог-оештыручыларның “Балалар оешмасының эш формалары һәм традицияләре” – дигән темага район семинары булып үтте. Семинарда педагог-оештыручы Салахиева Н.С. 5 сыйныф укучылары белән “Юлга чыктык без бергә” –дигән темага уен-сәяхәт оештырды.
Сәяхәтнең максаты: табигать байлыкларын сакларга өйрәнү,туризм кагыйдәләрен ныгыту, варисларның законнарын һәм традицияләрен, белгечләрен өйрәнүне дәвам итү,туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү.
Уен-сәяхәт бик җанлы үтте,һәрбер бала бик актив катнашты. Сәяхәт җыр, бию, уен белән үрелеп барылды. Сәяхәт ахырында, нәтиҗә ясалып, укучыларга медальләр һәм призлар таратылды. Укучылар бик канәгать калдылар.