12 нче март көнне Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбендә “ Ягез әле, кызлар!” кичәсе үткәрелде. Кичәдә 4 кыз көч сынашты: Гильфанова Зәринә, Бламыкова Диана, Зәйнетдинова Ләйсирә, Максютова Аделина. Кызлар бар төр ярышларда да актив катнаштылар,сынатмадылар. Җанатарларга алып баручының сорауларына җавап биреп, ярышучы кызларга тавыш бирү мөмкинлеге бирелде. Кызларыбыз барысы да төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.