“Яхшылык эшлә дә суга сал , халык белмәсә балык белер “, дип халкыбыз тикмәгә генә әйтмәгән. Лесной төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары график нигезендә караучысыз калган ятимә карт- карчыкларга һәрдаим булышып торалар . Чираттагы шундый очрашуларның берсендә“Ал җилкән” отряды(7 сыйныф укучылары) сыйныф җитәкчесе Сабирҗанова Э.Г.җитәкчелегендә тыл ветераны Никитина Ольга әбинең капка төбендәге,түбәдәге карларын көрәп изгелек эшләп кайттылар. Мондый чаралар балалар күңелендә олы ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга,күмәклеккә өйрәтә, бердәм эшкә өнди