13 нче март көнне Олы Мишә мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу үтте.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

13 нче март көнне Олы Мишә мәктәбендә сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу үтте. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган медаль тапшыру тантанасында  Татарстан  Дәүләт советы депутаты Садыкова Разия Гаптеләхәтовна һәм район җитәкчнләре катнашты. Бәйрәм белән котлап  мәктәбебез коллективы эчтәлекле концерт күрсәтте. Теләче телевидениясе сугыш һәм тыл ветераннарыннан интервью алды. Алар сугыш вакытында күргән авырлыкларын сөйләделәр. Әби-бабайларыбыз чәй табыны артында үзләренең яшьлекләрен искә төшереп утырдылар.Хөрмәтле ветераннарыбыз  сезгә исәнлек-саулык, хәерле гомерләр телибез!

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International