13 март көнне 5-8 сыйныфларда Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган сыйныф сәгате үткәрелде.Оештыручы –укытучы Ахметзянова А.И.укучыларга авылдашыбыз ,укытучы,Бөек Ватан сугышы ветераны Иванов Д.Г. турында сөйләде һәм “Эзләү” отряды тарафыннан әзерләнгән презентация күрсәтте.
Иванов Д.Г.сугышка кадәр очучы һөнәренә укыган һәм Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән.Сугыш башлангач ул штурм очучы һөнәрен үзләштерә һәм 144 Гвардия һава штурм полкында сугышның беренче көненнән ахырына кадәр хезмәт итә.200 якын сугышчан очулар ясый,хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә.
Сугыштан соң Иванов Д.Г.башта башлангыч сыйныф укытучысы ,аннан соң география укытучысы булып эшли.Дүрт бала үстерәләр.Хатыны, Софья Прокопьевна шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан,1944-45 елларда хәрби элемтәдә хезмәт иткән.
Сыйныф сәгатендә Иванов Д.Г.укучылары ,хәзер безнең мәктәп укытучылар Михайлова Н.К.һәм Власова Н.Н. сөйләде.
Сыйныф сәгатендә катнашкан укучыларга һәм укытучыларга Д.Григорьевичның батырлыгы турында белү бик кызыклы булды.Без Сезне онытмыйбыз һәм Сезнең белән горурланабыз.