12 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З. Г. Һәм бер төркем мәктәп укучылары ясле-бакчага төштеләр.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

12 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хузиахметова З. Г. Һәм бер төркем мәктәп укучылары ясле-бакчага төштеләр. Сәбәбе “Кошлар көне” бәйрәме якынлашу. Укучы балалар ясле балаларын төрле кошлар белән таныштырдылыр, рәсемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче дә кыскача күчмә һәм безнең якларда кала торган кошлар, шулай ук өй кошлары турында аңлатма бирде. Ахырдан ясле балаларына кечкенә күчтәнәчләрен өләште. Мәдәни чара бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International