14март көнне Олы Саурыш башлангыч мәктәбенең 4Б сыйныфында “Ксенофонтов Александр Кузьмич - Советлар Союзы Герое” темасына сыйныф сәгате үткәрелде.

2015 елның 16 марты, дүшәмбе

14март  көнне  Олы  Саурыш башлангыч  мәктәбенең 4Б сыйныфында “Ксенофонтов  Александр  Кузьмич  -  Советлар  Союзы  Герое” темасына  сыйныф  сәгате  үткәрелде. Сыйныф  сәгате укучыларны  Теләче  районының Советлар  Союзы  Герое  белән  таныштыру  максатыннан  үткәрелде.  4 сыныф укучысы  Сибгатуллин  Н.Р. бу  темага  реферат  әзерләде.   

       Ксенофонтов  Александр Кузьмич 1910елда  Татарстан республикасы хәзерге Теләче  районы  Әбде  авылында  крестьян  гаиләсендә  туган. Рус  милләтеннән. Башлангыч  мәктәпне  тәмамлаган, колхозда  эшләгән. 1933-1935 һәм 1940 елларда  Совет  Армиясендә  хезмәт  итә. 12 март көнне сугышта  дошманнарның утлы  нокталарын  юк  итә, яралана. Герой  исемен 1940 елның  13 мартында  ала.1940 елның март аенда госпитальдә үлә.

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International