15 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Хуҗиәхмәтова З.Г. тәкъдиме буенча, мәдәният йорты директоры Гимранова Г.,мәктәптән Нигъматзянова Л. һәм төрле сыйныф укучылары катнашында “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм урамда, мәдәният йорты каршында узды. Балалар каргалар килүне, кечкенә генә инсценировка ярдәмендә күрсәттеләр. Уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырләр сөйләделәр һәм табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр. Шул арада казанда ботка да пеште, самаварда чәй дә кайнап чыкты. Ахырдан балалар бик тәмләп сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.