14 март көнне Айдар авылы китапханәсендә "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар.

2015 елның 17 марты, сишәмбе
14 март көнне Айдар авылы китапханәсендә "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдык.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.  
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.“Нәниләр әлифбасы”, "Нәни болан баласы" китапларына күзәтүләр ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International