15 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә, Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Сугыш урлаган балачак” исеме астында тыл ветераннары белән очрашу оештырылды. Өлкәннәрнең дәһшәтле сугыш елларында күргән авырлыклары, хезмәтләре турында сөйләве укучыларны уйланырга мәҗбүр итте. Алар чын күңелдән тыл ветераннарына сокландылар һәм рәхмәт әйттеләр. Укучылар үзләренең матур җырларын шигырьләрен бүләк иттеләр. Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.