Лесной балалар бакчасында “Әти,әни һәм мин- без тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Лесной  балалар  бакчасында  “Әти,әни һәм мин-  без тату гаилә”  дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Балалар әтиләренә, әниләренә изге теләкләр теләделәр. Матур җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Әти-әниләр үзара тапкырлыкта, җитезлектә, осталыкта көч сынаштылар. Кичә ахырында балалар үз куллары белән ясаган  бүләкләрен иң кадерле кешеләренә тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International