Кул эшләнмәләреннән бүләкләр ясыйлар.

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Балалар иҗат үзәгенең “Тегү иле” түгәрәгенә йөрүче укучылар, өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә, Кече Кибәхуҗа мәктәбендә узачак, Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау максатыннан уздырылучы кичәгә үзләренең өлешләрен кертеп, кул эшләнмәләреннән бүләкләр ясыйлар. “Адым артыннан адым” түгәрәгенә йөрүче укучылар Бөек җиңүнең 70-еллыгына багышланган выставка әзерлиләр. “Балачак” дип исемләнгән бию төркеме ветераннарыбыз өчен оныта алмаслык концерт бүләк итәргә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International