Бакчабызда " Гайлә бәйрәме".

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Безнең Олы Нырсы балалар бакчасында -14 март көнне " Гайлә бәйрәме" уздырылды.Ул "Безнең гайлә - тату гайлә" дигән исем астында узды. Бәйрәмебездэ барлык әти-әниләр һәм балалар катнашты. Мондый бәйрәм бакчабызда ел саен оештырыла.Бу бәйрәмне әти-әниләр, балалар бик көтеп алалар, чөнки Гайлә - тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең килэчэге.Безнең бәйрәмебез юкка гына "Безнең гайлә - тату гайлә дип аталмады, чөнки тату гайләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Бәйрәм балаларның матур шигырь, җыр, биюләре белән башланып китте.Эти-эниләр арасында төрле ярышлар, тапкырлык , җитезлек һәм башка бик күп төрләр буенча узды.Бәйрәм бик күңелле узды, әти-әниләр , балалар бик канәгать булып таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International