16 нчы март көнне 2-4 нче сыйныфларда янгын куркынычсызлыгына карата « Шырпы – уенчык түгел» темасына сыйныф сәгате уздырылды. Сыйныф сәгате барышында укучылар янгын чыгуның сәбәпләрен санадылар, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча фикер алыштылар. Үткәрелгән викторина да укучыларда зур кызыксындыру тудырды. Янгынга каршы үткәрелгән рәсем конкурсында 4 нче сыйныф укучысы – Сабирзянов Илдусның эше мәктәп күләмендә 1 нче урын алды һәм район турына тәкъдим ителде.