16 нчы март көнне Сосновый Мыс авылында яшәүче сугыш ветераны Габдрахман улы Хабибрахман Габдрахмановка 90 яшь тулды.

2015 елның 17 марты, сишәмбе

16 нчы март көнне Сосновый Мыс авылында яшәүче сугыш ветераны Габдрахман улы Хабибрахман Габдрахмановка 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авылы җирлеге башлыгы Габделнур Аглямзянович тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Хабибрахман Габдрахмановичка иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия  Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International