14 март көнне балалар белән китапханәгә экскурсиягә бардык.

2015 елның 17 марты, сишәмбе
14 март көнне балалар белән китапханәгә экскурсиягә бардык. Экскурсиянең максаты  яшьтән үк балаларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәче Алсу апалары  китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырды.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде.  
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.“Нәниләр әлифбасы”, "Нәни болан баласы" китапларына күзәтүләр ясалды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International