Балаларның куркынычсызлыгы дигәндә күпләр, әлбәттә, машина йөрүче юлларны куз алдына китерәдер. Техника алгы сафта барган заманда бу тема аеруча актуальләшә. Юлларга гына куз салыйк: аларда нәниләргә генә түгел, һәттә өлкәннәргә дә сак йөрү комачауламас. Ә менү балаларның куркынычсызлыгы тәэмин итү, иң элек, без, олыларның, бурычы. Шушы максатларны күздә тотып, Россиянең Теләче районы буенча Эчке эшлэр министрылыгы булегенен Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе бүлеге, районыбызның мәгариф бүлеге, " Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеге мәгариф һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе" ДКУсенең Арча филиалы махсус нигезләмәгә таянып "Мин - юллардагы тынычлык өчен" дип аталган конкурс оештырган иде. Әлеге конкурс нигезендә балалар агымдагы елның 1 нче февраленнэн 28енэ кадәр комиссия игътибарына үзләре ясаган рәсем, иҗат җимешләрен тәкъдим итәргә тиеш иде. Конкурсның максатын истә тотып, катнашучы эшләр бары тик балалар тарафыннан иҗат ителгән булуын ассызыклау кирәк. Шулай ук рәсемнәрдә юл иминлеген тасвирлаучы сюжет булуы мәҗбүри шарт иде. Конкурста балалар бакчасыныә өлкән һәм әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар катнашты. Бүген исә бәйгегә нәтиҗә ясалып, һәр катнашучының эше бәяләнде. Әйтергә кирәк, һәр катнашучының иҗат рәсеме комиссия әгъзаләрен шатландырды. Балалар үз эшләрен фантазия һәм шул куп вакытта, жаваплы башкарганнар. Иң мөһиме алар юл иминлеге төшенчәсен ачып биргәннәр һәм әйләнә тирәдәге яшьтәшләрен дә үз иҗатлар аша кызыксындырганнар. Шуңа да һәр балага мәгариф бүлеге тарафыннан махсус, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгенең дәвамлы булуын телик!