2015 елның 13-15 март көннәрендә Питрәчтә 2000-2001 елда туган егетләр арасында милли көрәш буенча Х укучылар Спартакиадасы ярышлары булып үтте. Барлыгы 14 команда,130 яшь көрәшче катнашты. Теләче командасы составында Олы Нырсы,Олы Мишә,Лесной,Иске Җөри,Олы Мәтәскә,Югары Кибәхуҗа,Шәтке мәктәбе укучылары көрәште.
Шәхси беренчелектә:
60 кг үлчәү авырлыгында 3 урынны Хабибуллин Мөхәммәт (Иске Җөри, тренеры-Сафин А.З.)
65 кг да-3 урынны Саитов Алмаз (Иске Җөри- тренеры-Сафин А.З.)
80 кг да-1 урынны Шалканов Артур (Лесной бистәсе)
2 урынны Мубинов Салават (Олы Нырсы, тренеры-Гиниятов Р.М.) яулап алды.
Гомумкоманда урыннары:
1 урында-Питрәч
2 урында-Теләче
3 урында-Балык Бистәсе
4 урында-Минзәлә