" Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеге мәгариф һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе" ДКУсенең Арча филиалы тарафынан безнең Теләче 3 нче балалар бакчасына “Автокласс” бирелде. Ул юл кагыйдәләрен өйрәнер өчен бөтен кирәкле модель-макетлар белән тупланган.Нәниләрне активлаштыру, уеннарны тормышчан мохитка якынайту өчен, бакчаның фойе бүлмәсендә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү почмагы (зона) оештырылды. Бу почмакта тематик уеннар үткәрер өчен кирәкле атрибутлар тупланган. Автотранспортның модель-макетларында балалар “кибет”кә, “кунак”ка баралар, “өй”гә кайталар. Уйнаганда, кайсы гына юнәлештә юлга чыксаң да, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Тәрбияче исә, уеннарга җитәкчелек итеп, вакыйгаларны дөрес юнәлешкә борып җибәрергә ярдәм итә.