Китап- укучыларның укуда иң зур ярдәмчесе.

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Китап- укучыларның укуда  иң зур ярдәмчесе. Китаплар да кешеләр кебек авырып китәләр: битләре төшә,төпләре куба, ертыла , таушала. Бүген Олы Мишә урта мәктәбе  китапханәсендә  “Мин-китап докторы ” дигән китапханә дәресе үткәрелде. Бу дәреснең максаты балаларның  китаптан куллану кагыйдәләрен ныгыту, китапларны даваларга өйрәтү, китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү иде. Бу дәрестә укучылар китапханәче Шарифуллина Г.Г  белән берлектә китапларны төпләргә, битләрен ябыштырырга өйрәнделәр. Биредә аларның беренче хезмәт җимешләре. Дәрес ахырында китапханәче укучыларга китапларны  ертмаска, бөкләмәскә,сызмаска, иске китапларны төпләргә дигән киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International