Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 2,3 сыйныфларында табигать бәла – казаларыннан мәсәлән, “Су басу күренешләреннән ничек сакланырга” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар су басу куркынычы булган очракта гаиләңне, күршеләреңне кисәтү, аларга булышу, кирәкле документларны алу, үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән презентация аша таныштылар.