2015 ел – әдәбият елы уңаеннан 17 нче март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучы хатын-кыз әдәбиятта исеме астында Гөлсинә Галимуллина иҗаты буенча «Китап тәме күңелдә» исемле китап укучылар конференциясе үткәрелде.Саба районында яшәп иҗат итүче язучыбыз Гөлсинә Галимуллина китап сөючеләр күңеленә “Мәхәббәт аланы”, “Ак бураннар аша”, “Күгәрчен оя корганда”, “Карлы миләш тәме” әсәрләре белән юл ярды. Күптән түгел аның тагын бер китабы дөнья күрде. “Ефәк кулъяулык” дигән әсәре дә укучыларда бик зур кызыксыну уятты.Очрашуда китап кургәзмәсе оештырылып язучының иҗаты белән таныштырылды, әнгәмә-сөйләшү алып барылды.