Бүген, 17 март көнне Олы Нырсы мәктәбенең 10 сыйныф егетләре Нуретдинова Әнисә Нуретдиновналарда өмәдә булып кайттылар. Алар язгы эшләрне: канау казу, боз чабу һәм башка төр эшләрне башкардылар. Элеккеге укытучы укучылар хезмәтеннән бик канәгать калды. Аларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Укучылар да үз читратында бик канәгать булып кайттылар, мондый зур эшләр вакытында тагын килергә әзер икәнлекне әйттеләр.