16 марттан 21 мартка кадәр безнең мәктәптә инглиз теле атналыгы игълан ителде.

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
16 марттан 21 мартка кадәр безнең мәктәптә инглиз теле атналыгы игълан ителде. Кичә линейкада инглиз теле укытучысы Заббарова Г. Н. атналыкның планы белән таныштырды. Укучылар өчен бу атна чын бәйрәм булып истә калыр. Мәктәп коридорлары инглиз телендә язылган плакатлар, проект эшләре белән бизәлгән. Озын тәнәфесләрдә оештырылган уеннар һәм физкультминуткалар инглиз телендә яңгырый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International