Әлмәт курчак театры бездә кунакта.

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Буген, ягъни 17 март көнне, безнең 1нче балалар бакчасына Әлмәт курчак театры “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш” дигән әсәр белән кунакка килде. Әсәрнең эчтәлеге балалар өчен бик тә анлаешлы һәм кызыклы иде. Юлда үз-үзеңне ничек тотарга, әти-әниләрсез юлны чыкмаска, светофорнын кайсы төсләренә туктарга, әзерләнеп торырга, юлны чыгарга яраганын, юлны чыкканда нинди тән-җәрәһәтләрен алырга мөмкинлеген искәртеп киттеләр. Шундый мавыктыргыч әсәрләре белән Әлмәт курчак театры безне тагын да сөендерсен иде. Аларга эшләрендә зурдан-зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International