18 март көнне Теләче Үзәк китапханәсендә китапханәчеләрнең чираттагы җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехановна татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби кичәгә хәзерлек эшләре турында сөйләде, төрле конкурсларда актив катнашу турында сүз алып барды. Үзәк китапханә методисты Саляхова Гөлчәчәк Равиловна план һәм отчетларны төгәл вакыты язылып вакытында бирелүен сорады.