Теләче сәнгать мәктәбендә боек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Созвездие-Йолдызлык – 2015” конкурс- фестиваленә актив рәвештә әзерлек эшләре бара. Ханипова Регина театр бүлегенә йорүче балаларны нәфис сүз буенча чыгыш ясарга әэзерли. Бу конкуста 5 класс укучысы Фархуллина Алина, 2 класс укучылары Зинич Никита һәм Сафина Аделина үзенчәлекле номерлар күрсәтер дип котәбез. Шулай ук Биктимирова Рузия җитәкчелегендәге “Мисолька” вокаль ансамбле дә актив рәвештә әэзерлек эшләре алып бара. Сәнгать мәктәбе укучыларының зур җиңүләр яулавын котеп калабыз.