17 март көнне район мәдәният йортында «Җиңүгә илткән юллар» фестивален район үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре дәвам итте.
Чыгыш сугышка озату күренеше белән башланып китте, концерт барышында шулай ук хезмәткәрләрдән торган ХОР, нәфис сүз, матур эчтәлекле бию һәм җырлар, бүгенге көн проблемалары да чагылып үтте. Концерт башка оешмаларның чыгышларыннан бай эчтәлекле , үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. 2 сәгаттән артык барган концертны тамашачы бик җылы кабул итте.