“Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” темасын практик рәвештә ныгытыр өчен Балалар иҗат үзәгенең “Яшь оста” түгәрәге укучылары, өстәмә белем бирү педагогы Сафина Р.М. җитәкчелегендә, Олы Нырсы авылында эшләп килүче янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар. Анда бүлек командиры Хитматов Марсель абыйлары укучыларны “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре” белән таныштырды. Бүлек буенча экскурсия ясалды. Укучыларга бик ошады.