Укучыларга патриотик тәрбия бирү.

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Укучыларга патриотик тәрбия бирү Татарстан Республикасында  спорт һәм физик культураны үстерү буенча дәуләт программасының төп юнәлешләреннән берсе  булып тора. Физик күнегүләр ясау һәм спорт ярышларында катнашу  укучы балаларны физик яктан чыныктыра, җитезлек, ихтыяр   көче һәм түземлелек тәрбияли. 14 нче март көнне Теләче урта мәктәбе укучылары РСФСР ның атказанган спорт мастеры Наил Хәмидуллин истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ярышларны карадылар.  Безнең мәктәп укучылары спорт ярышларында бик теләп катнашалар һәм үзләрен  дә спорт батырлары  үрнәгендә тәрбияләргә тырышалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International