18 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана узды. Бу тантанада 1941-1945 елларда сугышта катнашкан ветераннарга юбилей медальлэре тапшырылды. Бу чарада муниципаль район башлыгы урын басары А.Г.Фатхуллин, җаваплыгы чикләнгән “Газпром – Таттрансгаз – Казань” җәмгыять җитәкчесе Рәфкать Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.М.Галимова катнашты.