Бөек Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан Теләче №2 балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелү дәвам итә. Бу атнада патриотик тәрбия бирү максатыннан, физкультура тәрбиячесе Зиннатова И.Н. “Аҗаган” бәйрәмен үткәрде. Балалар “Саперлар”, “Очучылар”, “Медицина ярдәме хезмәткәрләре” командаларына бүленеп , төрле уеннарда көч сынаштылар. Иң сонгы этап – флагны эзләп табу иде, балалар махсус карта ярдәмендә флагны эзләп таптылар: нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. “Аҗаган” бәйрәме ахырында Бөек Ватан сугышында катнашканнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Балаларга бик ошады.