Татар халык бизәкләре.

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Безнең Олы Нырсы балалар бакчасында балаларны татар халкының милли бизәкләре белән таныштыру ,аларда милли аң тәрбияләү эшенә зур урын бирелә. Балалар төрле дәресләрдә, дәрестән тыш вакытларында милли бизәкле өс киемнәре, аяк киемнәре, бизәнү әйберләре белән танышалар. Кисеп ябыштыру, рәсем дәресләрендә татар халкының милли бизәкләрен чагылдырган эшләр башкаралар.Менә бүген алар дәрестән тыш вакытларында кисмә бизәкләр белән " Киемне бизә" дип аталган дидактик уен вакытында.Мондый дәресләр балаларда кече яшьтән татар халкының милли бизәкләренә,татар халкының милли культурасына мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International