19 нчы март көнне Сауш урта гомумбелембирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белем сыйфаты мониторингының республика үзәге тарафыннан оештырылган һөнәри юнәлешне дөрес билгеләү буенча тест эшләүдә катнаштылар. Әлеге тестны үтү базар шартларында хезмәткә әзерлек һәм ихтыяҗларны формалаштыру, һөнәр сайлаганда укучыларның сәләтен һәм кызыксынуларын ачыклау, Татарстан Республикасында эшче һөнәрләрен популярлаштыру кысаларында үткәрелде.