Түбән Саврыш авыл клубы мөдире һәм Айдар мәдәният йорты директоры тәҗрибә бүлешү максатыннан Айдар авыл клубында җылы очрашу оештырдылар. Бу очрашуда Түбән Саврыш авылы үзэшчәннәре чыгыш ясады. Тамашачы аларны җылы кабул итте. Аларның концерт программасында милли бәйрәмнәрдән күренеш, матур биюләр, җырлар башкарылды.