Укучыларның һөнәри юнәлешләрен билгеләү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге" 9 нчы сыйныфларда тест уздыра.

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Укучыларның һөнәри юнәлешләрен билгеләү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Белем сыйфаты мониторингының республика үзәге" 9 нчы сыйныфларда тест уздыра. Әлеге эшчәнлек укучылар арасында эшче һөнәрләрен популярлаштырү, аларның һөнәрен сайлауда сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру максатыннан үткәрелә. Бүген Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе 9 нчы сыйныф укучылары белән дә әлеге тест уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International